Городская детская библиотека - филиал № 8

Яңалык

«Февромарт» дип исемләнгән мастер-класс (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсендә «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс оештырылды.

«Шигъри утраучык» Шигърият сәгате (0+)

Чара барышында балалар шигърият, рифма төшенчәләре белән танышты, ни өчен шигырьләрне яттан өйрәнергә кирәклеге һәм китапларның файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматларны белде.

«Китаплы теремкәй» Әкияти сәяхәт (6+)

16 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Китаплы теремкәй» исемле әкияти сәяхәт узды.

«Аң-зиһен уеннары» Интеллектуаль уен (6+)

6 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге кысаларында 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Квартал» һәм «Рябинушка» иҗтмагый җирле үзидарәләре, «Буревестник» һәм «Исток» яшүсмерләр һәм яшьләр клублары белән берлектә очрашу кичәсе уздырды.

«Сәламәтлекнең җиде ачкычы» Әдәби-уен программасы (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсе, «Иң алдынгы укытучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубы белән берлектә «Сәламәтлекнең җиде ачкычы» исемле әдәби-уен программасы уздырды.

«Игелек нурлары бүләк итик» Бәйрәм кичәсе (6+)

2 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә педагогик хезмәт ветераннары өчен «Игелек нурлары бүләк итик» исемле бәйрәм кичәсе уздырды.