Городская детская библиотека - филиал № 8

Китапханә турында

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 8 нче санлы филиалы 1970 елның 1 сентябрендә ачыла. Бу шәһәрдә икенче балалар китапханәсе була.  Беренче елны китапханә фондында 5587 китап исәпләнә. Китапханәгә 586 укучы языла.

Балалар китапханәсе – ул балалар өчен шатлык, әкият һәм бәйрәм чыганагы. Без әлегә укый-яза белми торган нәниләргә, яңа гына кулына беренче китабын алган балаларга, башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына, шулай ук, әти-әниләр һәм укытучылар өчен хезмәт күрсәтәбез.

Китапханәдә китап аша балаларның шәхси һәм җәмгыяти үсешен тәэмин итү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Бүгенге көндә китапханә фондында балалар өчен  19 000 нән артык китап бар. Фонд даими рәвештә тулыландырып торыла. Ел саен китапханә 2400 дән артык укучыга хезмәт күрсәтә.

Китапханә хезмәткәрләре 4, 7, 8, 21 һәм 44 нче мәктәпләр һәм 19, 23 һәм 57 нче балалар бакчалары белән ныклы иҗади элемтәдә тора. Социаль партнерларыбыз: «Буревестник» яшүсмерләр клубы, «Тылсымлы буяулар» сәнгать студиясе.

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «В гостях у книги» («Китапта кунакта») дип исемләнгән ял көне клубы эшли. Балаларны укуга җәлеп итү өчен, китапханә «Иң алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы буенча эшли.

Китапханә «Укыйбыз. Өйрәнәбез. Иҗат итәбез» программасы  буенча эш алып бара.

2015 елдан башлап 8 нче санлы китапханә белән Хәертдинова Ләйсән Дамировна җитәкчелек итә.