Городская детская библиотека - филиал № 8

Яңалык

«Тылсымлы куллар могҗиза тудыра» мастер-классы (6+)

20 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Тылсымлы куллар могҗиза тудыра» исемле мастер-класс оештырылды.

Нәниләр өчен Җәлил турында (0+)

15 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Былбыл телле балалар» программасы кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл» исемле тематик кичә оештырды.

Шигырь бәйрәме “Шигърият бакчасында”

24 нче апрель көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Буревестник” яшьләр клубы белән берлектә “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырды

“Җир анабызны саклыйк!” экологик калейдоскоп

21 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә "Китап янында кунакта" шөгыль клубы членнары һәм чарада катнашырга теләгән барлык балалар һәм әти –әниләр өчен “Җир анабызны саклыйк!” дип исемләнгән экологик калейдоскоп узды. “

Әдәби сәяхәт “Онытылган китаплар караваны”

17 һәм 18 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә “Онытылган китаплар караваны” дип аталган әдәби сәяхәт узды. Әлеге чараның төп максаты китапханә киштәләрендә кайчандыр популяр булып хәзерге көндә онытып баручы китапларны пропагандалау иде.

«Балалар өчен иҗат итү – үзе бәхет»

Д.Н. Мамин – Сибирякның 165 еллык юбилеена багышлап оештырылган «Балалар өчен иҗат итү – үзе бәхет» дип исемләнгән регионара акция кысаларында 10 нчы һәм 11 октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре әдәби композиция һәм әдәби кичә оештырдылар.

Театральләштерелгән экскурсия “Монда китаплар яши”

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында 3 һәм 6 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә 21 нче урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен “Монда китаплар яши” дип исемләнгән театральләштерелгән экскурсия оештырылды.

Очрашу- кичә “Үткән гомер бер мизгел”

4 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Буревестник” һәм “Исток” яшүсмерләр клубы белән берлектә “Үткән гомер бер мизгел” дип исемләнгән очрашу- кичә оештырдылар.

Китапханә сәгате “Китап- синең дустың!”

«Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 27 нчы сентябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе “Буревестник” яшьләр клубы белән берлектә “Китап- синең дустың!” дип исемләнгән китапханә сәгате уздырдылар.

“Балаларга шатлык өләшик!”

Билгеле булганча, бөтен республика буенча #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН хэштегы астында «Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында 26 нчы сентябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре инвалид балага ярдәм күрсәтү йөзеннән Ренат Рахимовның өенә бардылар.

“Китап белән җәй сукмагыннан” бәйрәм

23 нче август көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен “Китап белән җәй сукмагыннан” дип аталган бәйрәм оештырылды. Чарада катнашучылар белән “Буревестник” яшьүсмерләр клубы кызыклы уеннар уйнатты һәм конкурслар оештырды.

«Талантлы буын вәкиле» әдәби кичә

Татар язучысы Рәзил Вәлиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 25 нче гыйнвар көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Талантлы буын вәкиле» дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар.

Әдәби сәгатъ «Әкиятләрдә була хикмәт»

14 октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге китап укучылар өчен «Әкиятләрдә була хикмәт», дип исемләнгән әдәби сәгатъ уздырдылар.

Шигърият дәрьясында Ак җилкән: очрашу кичәсе

15 апрель көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Алтын күбәләк” премиясе лауреаты, тәрҗемәче, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу оештырды. Әлеге чарада кече яшьтәге китап сөюче дуслар катнашты.

Шигърият дәрьясында Ак җилкән: очрашу кичәсе

15 апрель көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Алтын күбәләк” премиясе лауреаты, тәрҗемәче, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу оештырды. Әлеге чарада кече яшьтәге китап сөюче дуслар катнашты.

«Әфганстан йөрәк ярасы»: очрашу - кичә

17 февраль көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә әфган сугышы ветераннары һәм “Гиндукуш” хәрби дан музей директоры белән очрашу оештырды.