Городская детская библиотека - филиал № 17

Афган сугышының онытылмас геройлары

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

  Китапханәдә 14 февраль көнне   13.30 сәгатьтә интернациональ бурычларын үтәүчеләр  истәлегенә багышланган “Афган сугышының онытылмас геройлары” дип аталган кичә үтәчәк. Чарада өлкән сыйныф укучылары   хәрби каршылыкларда  катнашкан чаллылылар турында мәгълүмат алачак, Афган сугышы китергән  фаҗигаләр турында беләчәк. Җырлар, шигырьләр, истәлекләр һәм фотосурәтләр Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән сугышчы-интернационалистларның тормышын ачыгырак күз алларга ярдәм итәр.  «Әфганстан  минем күңелдә» электрон презентациясе дә укучыларның игътибарын җәлеп итәчәк.