Городская детская библиотека - филиал № 17

Китапханә турында

17 нче санлы балалар китапханәсе 1983 елда Яңа шәһәрнең 50, 51 нче мәхәлләләрендәге укучылары өчен ишекләрен ача.

Китапханәне ачып җибәрүчеләр Фәррахова Л.А., Сираҗетдинова Ф.З., Нуретдинова И. К. була. Ачылган вакытка анда 10748 данә китап һәм журнал исәпләнә, укучылар өчен 16 урынлы якты уку залы, кечкенәләр һәм олылар өчен абонементлар эшли.

2017 ел ахырына китапханә фондын 13602 данә китап һәм журнал тәшкил итә. Укучыларга кирәкле мәгълүматны сыйфатлы һәм тиз эзләп табу өчен китапханәдә белешмә җайланмасы булдырылган. 

 Китапханәдә укучылар конференцияләре, әдәби кичәләр, балалар өчен бәйрәмнәр, файдалы киңәш сәгатьләре, шәһәрнең кызыклы шәхесләре белән очрашулар үтә. 1985 елдан «Сәйлән» туган телне сөючеләр клубы эшли. Клуб эшчәнлеге дәвамында туган якны өйрәнү буенча зур эш тәҗрибәсе тупланды. 2013 елда «Сәйлән» клубы «Халыклар дуслыгы – халыклар әдәбияты» программасы буенча эшләде, аның максаты – Идел буе халыкларының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу һәм үстерүдә ярдәм итү.

Шулай ук китапханә әдәби геройлар үрнәгендә балаларны әхлакый яктан тәрбияләү буенча «Әдәби хәзинә» программасын тормышка ашыра. Программаның максаты – нәфис әдәбиятны популярлаштыру, укучыларда аның белән танышу теләге тудыру, намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек, якыннарга карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Программа 1-4 нче сыйныф укучылары өчен исәпләнгән.

17 нче санлы китапханә 37, 49, 55 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре, 20, 64, 105 нче балалар бакчалары, «Заря» ишегалды клубы белән тыгыз социаль хезмәттәшлектә тора. Әлеге учреждениеләрдәге балалар – китапханәбезнең даими укучылары, төрле чараларда актив катнашучылар.

Китапханә һәр елны югары күрсәткечләргә ирешә, республика һәм шәһәр китапханәләре арасында призлы урыннар яулый. 1991, 1993, 1996, 1998, 1999, 2000, 2001, 2003 һәм аннан соңгы елларда туган телне һәм мәдәниятне пропагандалау, массакүләм эш буенча яңа формалар кертү, шәһәр балаларына иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтү һәм яшьләр арасында актив массакүләм-мәгълүмати эш алып барганы өчен күпсанлы диплом һәм бүләкләргә ия булды. 2003 елда китапханә «Иң яхшы балалар китапханәсе» республика бәйгесенең «Иҗади китапханә» номинациясендә өченче урынны алды.

Китапханә белгечләре шулай ук проект эшчәнлеген дә иҗади якын килеп башкара. «Балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү буенча биш иң яхшы китап» проекты 2003 елда республика конкурсы җиңүчесе булды, шулай ук «Сугыш белән көйгән балачак» һәм «Россия тарихы битләре» электрон презентацияләре республикада иң яхшылардан дип танылды. 2012 елда яшь китап сөючеләребез «Минем әти – Ватанны саклаучы» республика балалар иҗаты бәйгесендә җиңде.

Китапханә Китап уку елы, Гаилә елы, Спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше елы һ.б. гомумроссия программаларында катнашты.

Китапханәнең җитәкчесе: Титаренко Диләрә Накыйповна.