«Әниләренең булышчылары» шәһәркүләм иҗади бәйгесе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
2021 елның 15 февраленнән 5 мартына кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Әниләренең булышчылары» дигән шигырь укучылар видео бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 3-12 яшьлек балалар катнаша ала.
Бәйгегә рус яки татар телләрендә әни турында шигырьне укыганның видеоязмасы кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны, видеоязманы һәм түләү турында квитанцияләрне 2021 елның 15 февраленнән 1 мартына кадәр 12 нче санлы татар китапханәсенең электрон почтасына cbs_filial12@mail.ru җибәрергә.
Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 48 нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01) адресы буенча 12 нче санлы татар китапханәсе.
Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86.
Бәйгенең нигезләмәсе: https://библиотека-челны.рф/wp-content/uploads/2021/02/12-f-maminy-pomoshhniki.pdf