Городская библиотека - филиал № 12

«Әниләренең булышчылары» шәһәркүләм иҗади бәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2021 елның 15 февраленнән 5 мартына кадәр  Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Әниләренең булышчылары» дигән шигырь укучылар видео бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 3-12 яшьлек балалар катнаша ала. 
Бәйгегә рус яки татар телләрендә әни турында шигырьне укыганның видеоязмасы кабул ителә.  
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны, видеоязманы һәм түләү турында квитанцияләрне 2021 елның 15 февраленнән 1 мартына кадәр 12 нче санлы татар китапханәсенең электрон почтасына cbs_filial12@mail.ru җибәрергә.

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 48 нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01) адресы буенча 12 нче санлы татар китапханәсе. 
Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе: https://библиотека-челны.рф/wp-content/uploads/2021/02/12-f-maminy-pomoshhniki.pdf