Городская библиотека - филиал № 12

«Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» онлайн-фестивале

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

31 октябрь көнне теләге булган һәркем «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» онлайн-фестивалендә катнаша алачак.
Трансляция татар телендә берничә мәйданчыкта: библиотека-челны.рф сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм Чаллы китапханәләре рәсми YouTube каналында барачак.
Укучылар игътибарына «Гаиләмнең яраткан китабы» һәм «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» бәйгеләрендә катнашкан гаиләләрнең эшләре тәкъдим ителәчәк.
«Иске имля» гарәп язуы нигезләре» мастер-классында гарәп алфавиты нигезләренә төшенергә мөмкин булачак. 
Тамашачылар алдында Татарстанның танылган язучылары Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Марс Яһудин, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина читтән торып чыгыш ясаячак, китапханәнең актив укучылары башкаруында җырлар һәм шигырьләр башкарылачак.