Городская библиотека - филиал № 12

«Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» шәһәркүләм фотобәйгесе (0+)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12нче санлы филиалы «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» шәһәркүләм фотобәйгесе игълан итә.  Бәйгенең төп максаты – яшь буында татар теленә һәм китап укуга кызыксыну уяту.

Бәйгедә 3 - 15 яшьтәге теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар 2020 елның 21 сентябреннән 2020 елның 11 октябренә кадәр 12нче санлы китапханәнең электрон почтасына үзләренең гаилә белән бер яки берничә китап тотып төшкән фотографияләрен юллый.  Китаплар татар телендә булырга тиеш. Бәйгедә катнашу түләүсез.          

Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә 1, 2, 3 урыннар өчен дипломнар белән бүләкләнә.

Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12нче санлы филиалы: Яр Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы,  48 йорт (Яңа шәһәр, 14/01). Телефон: 35-33-86; e-mail: cbs_filial12@mail.ru