“Гөлнең матурлыгы – чәчкәдә”

19 нчы апрель көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында “Гөлнең матурлыгы – чәчкәдә” дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуның кунагы Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләймәнова исемендәге премия иясе, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева  булды.

Айгөл Габдулла кызы “Болытта җиләк үсә”, “Синең өчен яшим”, “Баланнарда бал тәме”, “Мин гашыйк булдым”, “Хәния Фәрхи”, “Ак читек” һ.б. китаплар авторы.

Язучы үзенең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды, биргән сорауларга җавап бирде, алдагы  планнары турында күзаллады.

Кичәдә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова кунагыбызны җылы котлады һәм рәхмәт сүзләре әйтте.

Иҗади очрашу күтәренке рухта узды.