“Бер йөрәккә күпме гөлләр сыйган”

20 нче декабрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә “Илһам чишмәсе” клубының  чираттагы утырышы булды.

Клуб утырышы Саҗидә Сөләймәнова, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, яшь шагыйрә Луиза Янсуарның “Бер йөрәккә күпме гөлләр сыйган” дип исемләнәгән тормыш юлы һәм иҗатына багышланды.  Л. Янсуар “Мин күкләргә кайтам” ( 2002), “Болан кызы” (2005), “Без җан өргән учак” (2007) һ.б. китаплар авторы. 

Яшь шагыйрә 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченәләр. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.

Луиза 1998 елда Янсуар урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә.

Шигырьләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Туганайлар» кебек газеталарда, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә.

 Л.Янсуар − 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге көндә ул “Татарстна” журналында әдәби мөхәррир булып эшли.