“Ак болытлар буйлап яшьлек ага”

15 нче ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә “Илһам чишмәсе” иҗат клубының чираттагы утырышы булды.

Клуб утырышы яшь шагыйрь, журналист, тәрҗемәче  Ленар Шәехнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. 

Яшьләр Ленар Шәехнең “Декан буласым килә!”, “Ходаймы шулай кушкан?”, Костюм кияргә микән?”, “Сервантный кияү”, “Таң кызына”, “Кызыл алма” һ.б. шигырьләрен укыдылар, анализ ясадылар. Кайбер өлешләрен үзләренә өлге итеп алдылар.

Утырышның икенче өлешендә “Илһам чишмәсе”нә йөрүче кызлар үзләренең иҗаты белән таныштырдылар һәм кайбер шигырьләрне “Алабуга нуры” газетасына җибәрергә дигән карар кылдылар.

Мәҗит Гафури акциясендә, Халыкара Муса Җәлил шигырь конкурсында  катнашкан  өчен, кызларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Киләсе утырыш декабрь аенда булачак.