“Татарстан Республикасы Конституциясе: тарих һәм хәзерге заман”

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Алабуга Үзәк китапханәсенең Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Татарстан Республикасы Конституциясе: тарих һәм хәзерге заман” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.

Барыгызны да бәйрәм белән!