Акция. «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз»

23 нче октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз» дигән III Регионара Гафури укулары акциясе башланып китте. Әлеге чарада КФУның Алабуга институтында белем алучы шәкертләре татар һәм башкорт халкының классик язучысы М. Гафуриның  “Ана теләге”, “Җәй”, “Җәй башы”, “Яну”, “Кыр казы”, “Кара йөзләр”, “Янган йөрәк”   һ. б. әсәрләрен укыдылар. 
Акция алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
 
#ЧитаемМажитаГафури