Әдәби сәгать.“Тарихтагы эзләребез буйлап...”

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге, Нурихан Фәттахның тууына туксан ел уңаеннан “Тарихтагы эзләребез буйлап...” дигән әдәби сәгать оештырды. 
Филология һәм тарих факультетында белем алучы дүртенче курс студентлары татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, талант иясе һәм күпкырлы шәхесе Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алдылар, “Укылып бетмәгән китап” дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар, тест сорауларына җавап бирделәр. 
Нурихан Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Кучтавыл авылында гади игенче гаиләсендә туа. Бала чагы шул төбәктә уза. Ул 18 яше тулгач, Казанга килә һәм Казан дәүләт университетына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетта укыган елларда ул бик күп яза. 
Нурихан Фәттах күпкырлы шәхес һәм аның иҗаты мул җимешле. Ул  язучы гына түгел, галим, философ, этнограф, публицист, тәрҗемәче. “Үземнең бөтен иҗатым белән, тормышым белән мин халкымның бөеклеген исбат итәчәкмен”, - дип язган әдип. Бу аның тормыш девизы булган. Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах, гомере буена тайпылмыйча, үзенең девизына, үз-үзенә биргән сүзенә, татар халкына тугрылыклы булып калды.