Театр яктылыкка, нурга илтә...

20 апрель көнне Шәһәр мәдәният сараенда, Алабугада татар театры оештырылуга 90 ел уңаеннан, театр кичәсе узды. Кичәнең кунагы танылган драматург Гафур Каюмов иде. Кичәдә Гафур Каюмовных “Һинд кызы” музыкаль комедиясе күрсәтелде. Режиссеры Эльмира Михайловна Ахметзянова. Кичәгә Алабуга Үзәк китапханәсе “Театр яктылыкка, нурга илтә...” дип аталган күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәдә танылган драматург, Алабуга шәһәрендә беренче театр оештыручы, Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китап һәм журнал материаллары урын алды. Шулай ук күргәзмәдә театрга багышланган китаплар күрсәтелде. Драматург Гафур Каюмовның китаплары “Бездә кунакта” күргәзмәсендә урын алды.