Ачык ишекләр көне.

26 сентябрь көнне Алабуга дәүләт педагогия институты   студентлары өчен “Ачык ишекләр” көне узды. Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә студентлар татар телендә нәшер ителүче китаплар белән таныштылар. Татарстан тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, сәясәтен, икътисадын  чагылдырган китапларны карадылар. Шулай ук татар телендә басылып чыгучы газета-журналлар белән дә таныштылар. Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан оештырылган “Татар дөньясының мөхтәрәм заты” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды. Студентлар Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗаты белән тулырак таныштылар. Студентлар өчен “Ачык ишекләр көне” кысаларында С. Максудиның тууына 140 елга багышланган әдәби кичә узды