“Зур шәхес, бөек талант”

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күренекле сәясәтче, дипломант, җәмәгать эшлеклесе,  язучы һәм галим Садри Максуди тууына 140 елга багышланган “Зур шәхес, бөек талант” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Татар халкының тарихыннан, хәтереннән алып ташланган, оныттырылган исемнәр бихисап.  Соңгы елларда аларның кайберләренең хезмәтләре акрынлап булса да, халкыбызга кайтарыла башлады. Садри Максуда да шуларның берсе. Садри Максуди милләтебезнең асыл уллары арасында үзенең белеме, эрудицициясе, Русия сәясәтендә уйнаган роле, милли хәрәкәттә тоткан урыны белән башкалардан аерылып тора.Без китапханә хезмәткәрләре ,  Садри Максудиның татар әдәбиятында, татар дөньясында тоткан урынын, үзеннән соңгы буынга калган эшләрен күрсәтү  максатынннан, әлеге күргәзмәне оештырдык. Күргәзмәгә рәхим итегез!