“Библиоэңгер: Ел китабы”

20 апрель көнне “Китапханәләр төне ” кысаларында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Библиоэңгер: Ел китабы” дип аталган чара узды.

Менә 31 ел буе Татарстанда нәшер ителгән китапларның иң әһәмиятлеләрен, китап сөючеләр тарафыннан иң яратып укыла торган киң җәмәгатьчелектә билгеләп үтү максатыннан “Ел китабы” дигән республика конкурсы үткәрелеп килә. Конкурсны Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” Рекспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты оештыра. “Ел китабы- 2016” республика конкурсына йомгак ясалды. Шул уңайдан китапханәче Раушания Вәлиева китап укучыларын шул конкурсның нәтиҗәләре белән таныштырды. Иң күп һәм укучылар тарфыннан яратып укылган әдәби китап ул – Нәбирә Гыйматдинованың “Сөйлим, тыңла...” китабы. Икенче урынны Айгөл Әхмәтгалиеваның “Таллыкүлдә былбыл бар”, өченче урынны  Сәйдә Зыялы “ Яралы кош авазы” китаплары яулады.Шулай ук тезмә әсәрләр, балалар әдәбияты, рус телендә басылган әсәрләр дә билгеләнде. Китапханәдә “Ел китабы” дип аталган күргәзмә эшли. Китап сөюче дусларыбыз күргәзмәгә куелган җиңүче китаплар белән таныша ала.

Кичәнең икенче бүлегендә шигырьләр язучы студент кызыбыз Эльвина Яхина белән очрашу булды. Эльвина  библиоэңгердә катнашучыларны үзенең иҗаты  белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Эльвина Яхина сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Эльвина үзе дә бик матур итеп үзенең җырын башкарды. Библиоэңгер бик күңелле узды.