“Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре”

17 март көнне Алабуга шәһәренең “1 нче гимназия” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә Фазыл Шәехка багышланган “Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану” дип исемләнгән регион фәнни-гамәли конференция булып узды. Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре” дип аталган күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәнең бер өлешен Фазыл Шәехның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган китап һәм журнал материаллары алып торды. Икенче бүлек “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары: Гөлзадә Әхтәмова, Кадрия Наил, Дибәҗә Каюмова, Саймә Гыйльметдинова, Владимир Мироваев, Тәслимә Кәримова, Гарәфи Әгъләмов һәм башка җирле язучылар һәм шагыйьләргә багышланды. Китап күргәзмәсен Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама районынаннан килгән  мөгаллимнәр һәм укучылар бик кызыксынып карады. Конференциядә  Яр Чаллы социаль-педагогия һәм ресурслар институты профессоры, әдәбият гамиле Әнвәр Мәгъдәнурович Шәрипов, Казан федераль университетының Алабуга институты доценты Фәридә Имаметдиновна Габидуллина, Фазыл Шәехның кызы Гөлфия Фазыловна катнашты. Аларга да китап күргәзмәсе бик ошады.