Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар”дигән күргәзмә эшли башлады

      Салкын кышлар үтеп, ямьле яз җитүгә халкыбыз бөек Тукай туган көнен билгеләп үтә.

       Г.Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылды. Аның башлангычы 1958 елга барып тоташа. Ул республиканың иң югары, иң абруйлы премиясе. Әлеге премия ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

    Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. 2018 елгы Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы язучылар:

1. Әхәт Гаффар – “Олы юлның тузаны”романы, “Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр” һәм “Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары өчен

2.Камил Кәримов – “Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр”, “Игезәк йолдызлыгы: романнар” китатлары өчен

3.Зиннур Хөснияр – “Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман дилогия”, “Гарасат: роман=дилогия” һәм “Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар” китаплары өчен

Әлеге язучылар һәм аларның  әсәрләре белән Үзәк китапханәнең  татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә таныша аласыз.       Рәхим итегез!