Сүнмәс йолдыз”
Гаяз Исхакый тууына 140 ел
20 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә классик язучысы, татар милли хәрәкәтенең күренеле әһеле, публицист, сәясәтче Гаяз Исхакый тууына 140 елга багышланган “Сүнмәс йолдыз” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат алдылар, әсәрләре белән таныштылар. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.