“Корыч ихтыярлы ир-егетләр”

9 февраль  көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Корыч ихтыярлы ир-егетләр” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Әлеге күргәзмә күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләребез Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровларның тууына 80 елга багышланган. Авырлыкларга сынмаган, сыгылмаган инвалид язучыларыбыз тормыш юлы һәм иҗаты белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары танышты. Алар күргәзмәгә куелган китапларны карадылар. Күп кенә студентлар күргәзмәдәге китапларны укыган булулары белән безне сөендерделәр.

 13 февраль көнне 11 сәгатьтә Үзәк китапханәдә Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровка багышланган “Корыч ихтыярлы ир-егетләр” дип аталган әдәби- музыкаль кичә була. Укучыларны кичәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!