«Татлыдыр ла әнкәм теле”

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ни өчен соң 21 февраль көнне без туган тел көне дип билгеләп үтәбез? Бу вакыйга Пакистанда 1952 елның 21 февралендә була. Бангладеш теленә дәүләт теле статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент утерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 нчы елның 21 февралендә Бангладеш  тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

   Туган тел һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Без татарлар! Безнең туган телебез татар теле, әби-бабайларыбыз сөйләшкән, әти-әниләребез бишек җырлары җырлаган, әкиятләр сөйләгән.

    Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә туган тел көненә багышланган  “Татлыдыр ла әнкәм теле” дип исемләнгән кичә булды. Әлеге чарада 2 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар татар теленең үзенчәлеге, матурлыгы турында шигырьләр сөйләделәр. Татар халык иҗаты белән таныштылар. Мәкальләр һәм әйтемнәр әйтештеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Призлар алып сөенделәр. Кичә ахырында Г.Тукайның “Туган тел” мультфильмын карадылар.