Татарның милли кыңгыравы

Халык язучысы Аяз Гыйләҗев тууына 90 ел.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев тууына 90 елга багышланган “Татарның милли кыңгыравы” дип аталган күргәзмә эшли. Алабуга мәдәният  һәм сәнгать көллияте студентларына әлеге күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алар Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм аның әсәрләре белән танышты. Аяз  Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” “Балта кем кулында?”, “Җомга көн , кич белән”, “Яра”,”Йөгез, бер дога”,  “Өч аршин җир” һәм башка бик күп кенә әсәрләрен укучылар яратып укыйлар. Аяз Гыйләҗевнең эшен дәвам итүче уллары: Мансур, Илдус, Искәндәр  турында да мәгълүмат алдылар.