Татар дөньясының мөхтәрәм заты

 

Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел

                    Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге

16 гыйнвар көнне  Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 елга багышланган “Татар дөньясының мөхтәрәм заты” дип исемләнгән кичә уздырды.

Күренекле татар  мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчы, дин әһеле, этнограф, этнолог, археолог, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин бин Баһаветдин әл-Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе(хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Белемне  Бохара һәм Сәмәркандта ала. 11 елдан соң Казанга кайта, монда озак еллар укыту, гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә,1 нче җәмигъ мәчетендә имам булып тора. Үз гомерендә 30 якын гыйльми хезмәт иҗат итә.

Алабуга медицина көллияте студентларын Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы белән китапханәче Раушания Вәлиева таныштырды. Студентлар Мәрҗанинең бала-чагындагы күп кенә шуклыклары турында белделәр. Ә инде гыйльми хезмәтләре турында бүлек мөдире  Нурия Камиловна Закирова  сөйләп узды. Кичә азагында Шиһабетдин Мәрҗани  турында фильм  карадылар.