II Керәшенчә марафон

ВКонтакте социаль челтәрендә барган Бөтенроссия керәшенчә марафонга 29 май көнне йомгак ясалды. Анда Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчеләре Раушания Вәлиева һәм Гүзәл Шәрипова катнашты.
Быел марафонга барлыгы 60 якын кеше кушылды. Катнашучылар танылган язучыларының – хикәяләрен, повестьларыннан өзекләр, шагыйрьләребезнең шигырьләрен, поэмаларын, керәшен геройлары турында журналларда басылган язмаларны укып, үзләренең ВКонтактедагы битләренә куйдылар.