«Балаларга шатлык бүләк итик»

   Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза – ул балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.

   Бәйрәм уңаеннан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә балалар өчен  «Балаларга шатлык бүләк итик» исемле әдәби табышмаклар әйтешү үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы белән танышты, аннары татар һәм рус язучыларының әкиятләре буенча белемнәрен сынады. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар үзләренә ошаган китаплар сайлап ала алды.