Туган көн

Бүген якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, журналист Фирдәүс Хуҗин туган көнен билгеләп үтә.

Ул 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган Һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши.

Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла.

2007 елда “Ун хикәя”, “Язмышлардан узмыш юк”, дип аталган әсәрләр җыентыгы нәшер итәле. “Казан утлары” журналында бер-бер артлы “Күкләр шаһит” документаль әсәре басыла, аннан зур бер әсәр булып дөнья күрә. Аннары Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган “Без белмәгән сугыш” документаль бәяны нәшер ителә. 2022 елда «Суслонгер» әсәре — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә дөнья күрә.

Фирдәүс Хуҗинга алдагы тормышында зур уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!