А.С.Пушкин "Дон"

Дон

Балкып ага инде әнә
Ул киң кырда!.. Саумы, Дон!
Алып кайттым сиңа сәлам
Улларыңнан, данлы Дон.

Белә сине барлык елга,
Ул – өлкән туган, диләр.
Аракс белән Евфрат сиңа
Сәламнәр җибәрделәр.

Сизеп туган-үскән ярны,
Онытып хәтәр юлларын,
Әчә инде Дон атлары
Арапчайның суларын.

Әзерләп куй, сөйгән Доным,
Батыр улларың өчен
Кайнап торган йөзем суын, -
Очкынлы, ялкынлысын!
1829

Сайланма әсәрләр : шигырьләр, поэмалар, әкиятләр / [проект җит., кит. төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех]. – Казан. Татар. кит. нәшр., 2019. – 383 б. : рәс. б-н. (154 бит)