19 май - Татарстан матбугаты көне
19 май бәйрәмнәргә һәм даталарга бай көн. Шулар арасында Татарстан матбугаты көне дә бар. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Әлеге көнне Сантк-Петербург шәһәрендә Гатаулла Баязитов тарафыннан беренче татар газетасы басылып чыга. Әлеге бәйрәм редакторларны, журналистларны, блогерларны, басма матбугатын таратучыларны берләштерә.