«Без бердәм, тату гаилә»

Ел саен 15 май көнне бөтен дөньяда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан оештырылган. Гаилә – мәхәббәт, ихтирам хисе, теләктәшлек һәм бер-береңә якын булу чыганагы, аның нигезендә теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыять төзелә, кеше гаиләдән башка яши алмый. Шулай ук 2024 нче ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – дәүләтнең нигезе ул. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була.

Сезне иң күп китап укучы гаилә белән таныштырып үтәсе килә. Нурания һәм Заһит Яппаровлар Алабуга шәһәрендә яшиләр. Алар  татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә 2024 елның гыйнвар аеннан йөри башладылар. Елның бишенче ае гына булса да, инде 223 китап укырга өлгерделәр. Яппаровлар гаиләсе классик язучылар белән беррәттән заманча язучыларның әсәрләрен укырга ярата. Шулай ук артистлар, сәнгать эшлеклеләре турында язылган китаплар зур кызыксыну уята. Китапханәчеләргә дә, үзенә дә уңайлы булсын өчен Заһит Рәҗәп улы һәр укыган китабын махсус журналына язып бара. Бүгенге көндә андый кешеләргә афәрин генә диясе килә.

Менә шундый китап укучы гаиләләр күбрәк булсын иде дип теләп калабыз.