“Во всех науках мы сильны. Барлык фәннәрдә дә без көчле”

Татар әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Галим, әдәбият белгече Х.Миңнегулов татар халкының рухи мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән фәнни берләшмәнең күренекле вәкилләренең берсе булып тора.

Хатыйп Йосыф улы Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә генә түгел, ә тулаем төрки фәндә, бигрәк тә Төркиядә танылган фән эшлеклесе.

Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге “Во всех науках мы сильны. Барлык фәннәрдә дә без көчле” исемле китап күргәзмәсе оештыра. Анда галимнең китаплары, фәнни хезмәтләре тәкъдим ителә.

Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.