Бәхетне мизгелдән җыябыз.

 

Үзәк китапханәнең татар һәм туган яктурындагы әдәбият бүлегендә

 13 ноябрь көнне язучы –прозаик Кояш Тимбикованың тууына 80 елга багышланган “Бәхетне мизгелдән җыябыз” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапларын  карадылар, хикәяләрен укырга алдылар.

Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы елга авылында укытучылар гаиләсендә туа. Үзенең беренче хикәяләрен, очеркларын 1960 елларда яза башлый. “Кояш безгә елмая”, “Тылсымлы таяк”, “Инешләр Иделгә коя”, “Ярлар биек”, “Тын бакчада”, “Уртак яр”, “Дулкын баласы”, “Ядкарь” һәм башка хикәя һәм повестьлары аша китап сөючеләргә таныш. Кояш Тимбикова бигрәк тә үзенең әсәрләрендә хатын-кыз образын бөтен нечкәлекләре белән гәүдәләндерә.

КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен “КамАЗ төзелеше ударнигы”, ә БАМ төзүчеләр турындагы документаль язмалары өчен Х.Ямашев исемендәге премия бирелә. 1976 елда Татарстанның, ә 1989 елда “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. Кояш Тимбикова 1973 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2004 елда озакка сузылган каты авырудан соң Казанда вафат була, туган авылы Наратлы Елгада җирләнә.