Алабуга укучыларына Әгерҗедән бүләк

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә Әгерҗе Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  китаплар һәм журналлар бүләк итте. Бүләк иткән китаплар арасында Әгерҗе төбәге язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын чагылдырган «Күңел чишмәләре» җыентыгы, Татарстан Республикасында әдәби әсәрләр конкурслары призеры (2021, 2023 ел) Наилә Харисованың «Гомер йомгагын сүтәм» һәм «Агымсулар ни сөйли?» , «Таҗи Гыйззәт» премиясе лауреаты, һөнәре буенча китапханәче Рушана Вәлинең «Алда әле тагын язлар» шигырь китабы да бар.

Таҗи Гыйззәт исеме Алабуга һәм Әгерҗе районы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә хезмәттәшләребез «Безнең мирас» журналының 2024 елның февраль санында татар драматургы турында чыккан материал белән уртаклаштылар.

Искиткеч бүләкләр өчен Әгерҗе Үзәк китапханәсе директоры Чулпан Равил кызы Нурмөхәммәтовага һәм китапханә коллективына Алабуга укучылары исеменнән рәхмәт белдерәбез.