Нинди китап укырга?

1. Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы. 

Романда сугыш – тынычлык, явызлык – яхшылык кебек гомумкешелек проблемалары күтәрелгән. Шулай ук сугыш шартларында егет белән кыз арасында туган мәхәббәтнең гомер буе сүрелмәве, ике йөрәк арасында еллар да, чакрымнар да җиңә алмаслык бөек хиснең саклануы якты һәм җылы итеп бирелгән.
Әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 1 нче урынны алды. 😊

2. Журналист Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы. 📚

Үзбәк хан – XIV гасырда Алтын Урда дәүләте белән утыз ел чамасы идарә итеп, аны дөньяның иң алдынгы мәмләкәтләре югарылыгына күтәргән хаким. Әмма кодрәтле хөкемдарның язмышы тоташ каршылыклардан гына тора түгелме? Үз илендә исламны рәсми дин буларак игълан итеп тә, бертуган сеңлесен икенче дин кешесенә кияүгә бирә һәм чукынырга мәҗбүр итә; дәүләтен ныгытса да, яулап алган биләмәләрендә баскаклыкны бетерә; тәхет тирәсендәге кан коюларны туктату ниятендә кардәшләренең башына җитә… Рәхимсезлеге, шул ук вакытта намуслы, җаваплы, мәхәббәттә тугры булуы белән дә Үзбәк хан шул чор елъязмаларына кереп кала.
Әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 2 нче урынны алды. ☺

3. Язучы, драматург, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» исемле яңа романы. 📚

Бу әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе химаясендә үткәрелгән әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 3 нче урынны яулады.😊