«Балалар китабы – сихри бер дөнья»

Апрель ае – Халыкара балалар китабы көне белән башланып китте. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Китап – белем чишмәсе, ди халык мәкале дә.

Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Балалар китабы – сихри бер дөнья» исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәчеләр чара барышында балаларны әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Балалар  яраткан китаплары, аларның геройлары турында сөйләделәр. «Бу кайсы әкияттән?”  викторина  сорауларга җавап бирделәр. Укучылар кызыклы китап-журналлар белән таныштылар.