«Театр – яктылыкка, нурга илтә»

27 март – Халыкара театр көне. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапахнәчеләре икенче гимназиянең дүртенче сыйныф укучылары өчен «Авыл эте Акбай» видеофильмын күрсәтте. Балалар өчен күңелле, маҗаралы әкиятнең авторы Туфан Миңнуллин. Камал театрының махсус нәни тамашачылар өчен куелган «Авыл эте  Акбай» музыкаль спектакле мәктәп укучыларына аеруча ошады. Спектакльнең премьерасы 2013 елның 19 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында булды.