Тукай премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле

Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән.

Быел Тукай премиясенә театр өлкәсеннән «Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле, әдәбият өлкәсеннән Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй, музыка өлкәсеннән Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова, сынлы сәнгать өлкәсендә Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.