«Бар шундый һөнәр – шатлык бүләк итү»

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Анда Алабуганың мәдәни тормышы чагылдырылды. Шулай ук «Сәхнә» журналыннан материаллар тәкъдим ителде. 

Мәдәният хезмәткәре көненең җәмгыятебезнең барлык өлкәләренә кагылышы бар. Театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре генә түгел, мәдәни чараларда катнашучылар, тамашачылар, һәвәскәрләр, үз-үзен иҗатта ачу теләге шәхси үсешенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән һәркем бу бәйрәмне үзенеке дип кабул итә.

Без барлык мәдәният хезмәткәрләрен, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!