Иҗатчылар очрашуы

8 нче март алдыннан А.С. Пушкин исемендәге татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелды. Алар яңа иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим иттеләр, үзара фикер алыштылар.

Без, китапханәчеләр, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын!