«Здравствуй, Навруз-байрам! Исәнме, Нәүрүз-бәйрәм!»

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Здравствуй, Навруз-байрам! Исәнме, Нәүрүз-бәйрәм!» исемле фольклор сәгате уздырды. Анда Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы Маршалы Говоров Л.А исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Китапханәчеләр мәктәп укучыларына әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр, бергәләп кызыклы биремнәр үтәделәр.
Әлеге чарага “Ил-йортыма Нәүрүз килә. Навруз приходит в наш край родной” исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда Ф. Урманченың “Татар халык иҗаты”, М. Бакиров “Татарский фольклор”, “Балалар фольклоры”, “Сүз эчендә хикмәт бар”, “Татар балалар фольклоры” китаплары, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах “Түгәрәк уен” журналлары урын алды.