Пушкин әкиятләре

#БиблиотекиЕлабуги #Пушкин225 #ПодИменемПушкина

Александр Сергеевич Пушкин әкиятләрен белмәгән кеше юктыр. Пушкин әкиятләренең искиткеч дөньясы белән без балачакта ук танышабыз. Аларны безгә әти-әниләребез, әбиләр һәм бабайлар, балалар бакчасында тәрбиячеләр укый. Без аларны кызыклы сюжетлары һәм гыйбрәтле мизгелләре белән истә калдырабыз. Әкиятләрне теләсә кайсы яшьтә һәм теләсә нинди кәефтә укырга була – алар ошамаска мөмкин түгел. Әкиятләр шигъри формада язылган, шуңа күрә аларны истә калдыру бик җиңел.

Пушкин җитди шагыйрь, әмма һәр яшь өчен аның үз әсәрләре бар. Кечкенә балалар өчен бу – әкиятләр. Алар укуга мәхәббәт тәрбиялиләр, әдәби зәвык формалаштыралар һәм әхлакый принципларга өйрәтәләр.

 

Пушкин, А.С.

Сказки = Әкиятләр / Александр Пушкин ; [ пер. c рус. Ш. Маннура ; худ. Л. С. Золондинова] . – Казань : Татар кн. изд-во, 2014 . – 95 с. : ил.