Китап уку акциясе «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз»

4 мартта А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә язучы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз» исемле китап уку акциясе узды. Әлеге чарада теләгән һәркем катнаша алды. Китап укучыларга татар халкының танылган язучысы Еникинең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кем җырлады», «Туган туфрак», «Матурлык», «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләреннән өзекләр рус һәм татар телендә укырга тәкъдим ителде.