«Туган телем – күңел көзгем»
21 нче февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телем – күңел көзгем» дип аталган туган тел сәгате узды.
Китапханәчеләр туган телебез турында шигырьләр укыды. «Мәкаль әйтәм, дәвам ит», «Уйла һәм әйт» уеннары килгән китап укучыларга аеруча да кызыклы булды.