Китапханәгә бүләк

Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Кадрия Наил үзенең яңа китабын китапханәгә бүләк итте. Әдәби-нәфис басма «Канатлы еллар» дип атала.  

«Һәр шигыремдә минем тормышым, эчке кичерешләрем, шатлыгым, хәсрәтләрем чагыла. Башта йөргән уй-фикерләрне, күңелдәге хис-тойгыларны бер тәртипкә китереп, ак кәгазь битләренә язып куйгач, якын дустыңа эч-серләреңне сөйләгәндәге кебек, ничектер тынычланып каласың. Әле алай гына да түгел, күңелдә ниндидер шатлык хисе бөтерелә башлый. Мин бу халәтемне, күңелемнең канатлануы дип атыйм”,  – дип яза Кадрия ханым.

Әлеге китап укучыларын китапханәдә көтеп кала.