«Фәнзаман Баттал иҗаты»

     Китапханәдә  сатирик, татар язучысы, журналист, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни, Гамил Афзал премияләре лауреаты, Фәнзаман Баттал тууына  85 ел тулу уңаеннан  «Фәнзаман Баттал  иҗаты» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Фәнзаман Баттал 1939 елның 16 февралендә элекке Минзәлә районында игенче гаиләсендә дөньяга килә.  Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре  район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында бастырыла. Фәнзаман Баттал әсәрләрен укырга өлгермәгән китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.