«Татарстан гербы – Дәүләт символы»

6 нчы февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә мәгълүмат сәгате узды. Әлеге чарада китапханәчеләр Татарстан гербы турында сөйләде.

1992 елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителде. Дәүләт символында кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала. Барсның ян ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе.

Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлыгын раслаучы татар орнаменты чигелгән. Аста “Татарстан” сүзен укыйбыз.

Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.