25 гыйнварда туган шәхесләр
Язучы, журналист Дамир Гыйсметдин 1949 елның 25 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969–1970 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Казанга килеп, 1971–1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык (1975–1986) «Чаян» журналы редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. Шул дәвердә ул үзенең сатирик каләмен чарлый, «Чаян» журналы һәм башка көндәлек матбугат битләрендә юмор-сатира жанрындагы күп кенә хикәяләрен, усал эчтәлекле фельетоннарын бастырып, укучыларның киң даирәсенә исемен таныта. Узган гасырның сиксәненче елларында аның кайбер юмор-сатира әсәрләре Мәскәү басмаларына да урнаштырыла.
Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Д.Гыйсметдин – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ихсанова (Миңнуллина) Нәҗибә Гыймай кызы
Туган көне: 25 гыйнвар 1938 ел.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты –1982, 2000, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты – 1998.
Артистка. Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре:
Гандәлиф – «Көзге ачы җилләрдә» А.Гыйләҗев,
Маһисәрвәр – «Чаткылар» Т.Гыйззәт,
Миләүшә – «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин,
Өммия – «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин.