«Гаилә йолалары»

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Гаилә йолалары» исемле цикл башлап җибәрә. Аның беренчесе «Туй йолалары» темасына багышлана.

«Татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөрмәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сакланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия», – дип яза телләр белгече, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүрә Баязитова.